Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы аспирантурага кабул итү кагыйдәләрен үзгәртте
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы аспирантурага кабул итү кагыйдәләрен үзгәртте: хәзер укырга керүчеләр электрон гаризаларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гына тапшыра алачак, ә максатчан квота заказчыны күрсәтеп билгеләнәчәк. Бу хакта РИА Новостига министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Документлар кабул итү һәм укырга кабул итү вакыты үзгәрешсез кала. Министрлык хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, 2026 елдан башлап аспирантурага кабул итү турындагы гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, уку йортына килеп яисә почта элемтәсе операторы аша җибәрергә мөмкин булачак. Югары уку йортларының мәгълүмат системалары аша гариза тапшыру мөмкинлеге 2026 елдан гамәлдән чыгарыла.
Максатчан укыту квотасын тутыру өчен, 2026 елдан квота конкрет заказчыларны, оешмаларны, укыту формаларын, белем бирү программаларын һәм урыннар санын күрсәтеп, ягъни тулысынча детальләштерелеп билгеләнәчәк. Максатчан урын конкрет заказчыга беркетеләчәк.
Россия университетларында һәм фәнни оешмаларда аспирантлар саны 2020 елда 87,75 мең кеше булса, 2025 елда 126,2 мең кешегә кадәр җиткән, ягъни 44 процентка арткан, дип өстәделәр министрлыкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз