news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы абитуриентлар өчен тәүлек әйләнәсе эшләүче ярдәм хезмәтен булдырды

Мәгариф министрлыгы абитуриентлар өчен тәүлек әйләнәсе эшләүче ярдәм хезмәтен булдырды
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына кабул итү кампаниясе чорында абитуриентлар өчен тәүлек әйләнәсе эшли торган ярдәм хезмәте оештырды. Бу хакта Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Россия Президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәсендә хәбәр итте.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, уку йортларына керүчеләргә ярдәм бердәм контакт-үзәк аша күрсәтеләчәк.

«Абитуриентлар өчен бердәм контакт-үзәк аша телефон һәм электрон почта ярдәмендә тәүлек әйләнәсе ярдәм күрсәтү оештырылды», – диде Фальков.

news_right_1
news_right_2
news_bot