news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы 2026/27 уку елына дәрестән тыш эшчәнлек күләмен билгеләде

Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә 2026/27 уку елына дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру буенча методик киңәшләр җибәрде. Дәрестән тыш эшнең гомуми күләме атнага 10 сәгатьтән артмаска тиеш, уку чорында – башлангыч мәктәптә 1 350 сәгатькә кадәр, төп мәктәптә 1 700 һәм өлкән мәктәптә 680 сәгатькә кадәр, дип хәбәр иттеләр «Интерфакс»ка ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Алынган мәгълүмат буенча, документта мәктәпләр дәрестән тыш эш төзү өчен куллана ала торган курслар һәм юнәлешләр исемлеге тәкъдим ителгән. Һәрбер белем бирү оешмасы кадрлар һәм матди мөмкинлекләрне, шулай ук укучыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, үз планын мөстәкыйль формалаштыра, дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.

Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, ведомство мәктәпләргә юнәлеш бирә, ә ахыргы карар мәгариф оешмаларында кала. Бу һәр мәктәп үз ресурсларын һәм балаларның ихтыяҗларын исәпкә алып, дәрестән тыш эшне төзи алсын өчен эшләнелә. Барлык тәкъдимнәр дә «Гомуми белем бирүнең бердәм эчтәлеге» сайтында урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot