news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы 2025/26 уку елына БДИның минималь балларын атады

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханының 2025/26 уку елында ведомство карамагындагы мәгариф учреждениеләренә укырга керү өчен таләп ителәчәк минималь балларын билгеләүче боерык проектын әзерләде. Документ норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.

Рус теле, математика, әдәбият һәм географиядән БДИда ким дигәндә 40 балл җыярга кирәк; физика, биология, химиядән исә 39 балл җитәрлек була. Җәмгыять белеменнән имтихан буенча минималь чик 45, тарихтан 36, информатикадан 44, чит телдән 30 балл тәшкил итә.

Агымдагы уку елы белән чагыштырганда баллар математикадан (39дан 40ка кадәр) һәм тарихтан (35тән 36га кадәр) имтихан өчен гына арттырылды.

Исегезгә төшерик, кичә РФ Дәүләт Думасы чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ белән дәүләт имтиханы арасында сайлау хокукы бирү турындагы закон проектын кире какты.

Узган уку елы нәтиҗәләре буенча Казанда БДИны 10 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары саны 1,5 тапкырга арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100