news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы 2025 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИ даталарын раслады

РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) Бердәм дәүләт имтиханы даталарын игълан итте. Боерык хокукый актлар рәсми порталында урнаштырылган.

Беренче булып БДИны тарих, химия һәм әдәбият фәнен сайлаган укучылар тапшырачак. Аларның имтиханы 1 июньгә билгеләнгән. Рус теле һәм математикадан мәҗбүри чыгарылыш имтиханнары 4 һәм 8 июньдә узачак.

Имтиханнарның берсенә килә алмаган укучылар өчен 22 июньнән 25 июньгә кадәр өч резерв көн планлаштырылган. БДИны яңадан тапшыру көннәре 8 һәм 9 июльгә билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot