Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы 10нчы сыйныфка кабул итмәскә мөмкин булган очраклар турында сөйләде
Россия Мәгариф министрлыгы укучыларны 10 нчы сыйныфка кабул итү тәртибен аңлатты. Ведомствода «РИА Новости»га хәбәр итүләренчә, мәктәп буш урыннар булмаганда яки укучы профильле сыйныфка индивидуаль сайлап алуны узмаган очракта укырга керүдән баш тартырга мөмкин.
«Кабул итүдән баш тартуның сәбәбе – конкрет мәктәптә буш урыннарның булмавы», – диелә хәбәрдә.
Министрлыкта аңлатуларынча, мондый хәлдә ата-аналарга РФ субъектының башкарма хакимият органына яки мәгариф өлкәсендә идарә өчен җаваплы җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мәгариф министрлыгында шулай ук мәгариф оешмалары аерым предметларны тирәнтен өйрәнү яки профильле укыту сыйныфларына кабул иткәндә индивидуаль сайлап алу уздырырга хокуклы, дип искәрттеләр.
«Әгәр 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы индивидуаль сайлап алуны уңышлы узмаса, Россия Федерациясе субъектының мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органы яки мәгариф өлкәсендә идарәне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органы аңа әлеге мәгариф оешмасында универсаль профильле сыйныфта йә территориаль яктан уңайлы башка мәктәптә урын бирергә тиеш», – дип ассызыкладылар министрлыкта.
Ведомствода балигъ булмаганнарның урта гомуми белем алу хокукын үтәү Россия Мәгариф министрлыгының, РФ Генераль прокуратурасының һәм Дәүләт Думасының аерым контролендә булуын өстәделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз