Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы 10-11 нче сыйныфлар өчен укытуның яңа стандартын раслады
Россия Мәгариф министрлыгы 10-11 сыйныфлар өчен федераль дәүләт белем бирү стандартын (ФГОС) раслады. Тиешле боерык ведомство сайтында бастырылган.
Яңа стандарт 2027 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак. Документ нигезендә, укучылар барлык фәннәрне дә база дәрәҗәсендә өйрәнә яки алты профильнең берсе: агротехнологик, табигый-фәнни, гуманитар, социаль-икътисади, технологик яки универсаль профиль буенча тирәнтен өйрәтүне сайлый алачак.
Мәктәпләр шулай ук махсуслаштырылган сыйныфлар, шул исәптән медицина, инженер, лингвистик, психологик-педагогик, физика-математика һәм әдәби-тарихи сыйныфлар булдыра алачак.
Яңа ФГОСта беренче тапкыр уку кабинетларын җиһазлауга таләпләр җентекләп язылган. Аерым алганда, сүз химия һәм физика буенча виртуаль лабораторияләр, бинокуляр микроскоплар, ракета модельләре һәм башка җиһазлар турында бара.
Уку йөкләнеше күләме ике елда 2 312 сәгатьтән 2 516 сәгатькә кадәр үзгәрәчәк. Шулай итеп, һәр сыйныфта максималь атналык йөкләнеш 37 сәгатькә җитәргә мөмкин.
Уку планына рус теле һәм әдәбияты, Республиканың туган яисә дәүләт теле һәм туган әдәбият, чит һәм икенче чит телләр, математика һәм информатика, тарих, җәмгыять белеме, география, физика, химия, биология, ОБЗР һәм физик культура керә.
Конкрет телләрне сайлау ата-аналарның гаризасына һәм мәктәпнең аларны укытуны тәэмин итү мөмкинлегенә бәйле булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз