news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдән кертеләчәк үзгәрешләрне санап чыкты

Россиянең Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов бөтен ил күләмендә үткәрелгән ата-аналар җыелышында киләсе уку елында мәктәп укучыларын көтә торган яңалыклар турында сөйләде.

Төп яңалыкларның берсе – дәресләр вакытында укучыларга телефон куллануны тыю. Мондый норма санитар кагыйдәләргә теркәлгән.

«Бездә бу уку елыннан <...>, укучыларның игътибары дәресләрдән читкә юнәлмәсен өчен, кесә телефоннарын дәресләрдә куллану рөхсәт ителми», – диде министр.

Гадәттән тыш хәл булган очракта, ата-аналарга шалтыратырга кирәк булса, укытучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип өстәде ул.

Моннан тыш, Мәгариф министрлыгы дәрестән тыш эшчәнлек программасын әзерләде. Аның ярдәмендә балалар үзләре өчен файдалы булган күп кенә күнекмәләрне үзләштерә алачак. «Болар – функциональ, финанс грамоталылыгы, эшмәкәрлек күнекмәләрен формалаштыру өчен фәннәр, курслар», – дип хәбәр итте Кравцов.

Мәгариф министры шулай ук дәреслекләр санының кыскартылуы турында әйтте - бер фән өчен бер дәреслек калачак. «1 сентябрьдән башлангыч һәм төп мәктәпләрдә бердәм булган федераль программалар булачак. Без һәр фән буенча дәреслекләр санын киметтек, бу процесс ике-өч ел дәвам итәргә тиеш, яңа исемлекне кабул иттек инде: чынлыкта һәр фән буенча бер дәреслек», – дип сөйләде ул.

Электрон дәреслекләрне һәм дәфтәрләрне куллануга килгәндә, министрлыкта мондый мөмкинлекне карамыйлар.

Шулай ук яңа уку елыннан мәктәпләрдә беренче сыйныфтан тарихка багышланган дәресләр кертелә. Аларда тарихи темаларга кинолар күрсәтеләчәк.

Шулай ук дүшәмбе көнне дәресләр алдыннан мәктәпләрдә гимн башкарачаклар һәм флаг күтәрәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot