news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы: 1 сентябрьдән җәмгыять белемен 6-7 сыйныфлар программасыннан алалар

Мәгариф министрлыгы: 1 сентябрьдән җәмгыять белемен  6-7 сыйныфлар программасыннан алалар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Җәмгыять белеме» фәне 2025 елның 1 сентябреннән 6-7 сыйныфлар өчен мәктәп программасыннан алына. Бу хакта РИА Новостига Россия Мәгариф министрлыгында хәбәр иттеләр.

«2025 елның 1 сентябреннән җәмгыять белеме 8-11 сыйныф укучылары өчен калачак, 2026 елның 1 сентябреннән җәмгыять белеме 9-11 сыйныфларда укытылачак», – дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Бу өлкәдә яңа белем бирү программаларына күчүне ике ел дәвамында этаплап гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Үсеш, сәламәтлек һәм баланы адаптацияләү институты директоры Елена Приступа фикеренчә, уку планы заманча таләпләргә җавап бирергә һәм максималь сыгылмалы булырга тиеш.

«Яңа кертелә торган фәннәрнең нәтиҗәлелеге һәрвакытта да максатны билгеләүгә бәйле, ягъни без нинди нәтиҗәгә өметләнәбез», – дип белдерде Приступа.

news_right_1
news_right_2
news_bot