news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы 1-9 сыйныф укучылары өчен уку йөкләнеше нормаларын раслады

РФ Мәгариф министрлыгы 1-9 сыйныф укучылары өчен еллык дәресләр нормасын билгеләде. Тиешле мәгълүматлар ведомствоның яңа документында бар, дип хәбәр итә РИА Новости.

1 сентябрьдән нормалар түбәндәгечә булачак:

  • беренче сыйныф укучылары өчен – 620-653 сәгать;
  • 2-4 сыйныф укучылары өчен – 782-884 сәгать;
  • бишенче сыйныф укучылары өчен – 986-1088 сәгать;
  • алтынчы сыйныф укучылары өчен – 1020-1122 сәгать;
  • җиденче сыйныф укучылары өчен – 1088-1190 сәгать;
  • сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары өчен – 1122-1224 сәгать.

Күрсәткечләрдәге төрлелек федераль белем бирү планнарындагы аермалар белән аңлатыла.

Моннан тыш, уку чорларының озынлыгы билгеләнде. Беренче яртыеллыкта ул сигез атнадан артмаска тиеш. Икенче яртыеллыкта беренче сыйныф укучылары өчен рөхсәт ителгән йөкләнеш ун атнага кадәр һәм 2-9 сыйныф укучылары өчен 11 атнага кадәр тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot