news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф идарәсе: Казанның ике мәктәбе пневмония аркасында дистанцион укуга күчерелде

Казанның ике мәктәбе укучылар пневмония белән авыру сәбәпле дистанцион укуга күчерелде. Татарстан башкаласының Мәгариф идарәсе матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр.

«»Салават күпере» торак районындагы 182нче лицей һәм шәһәрнең Киров районындагы 135нче мәктәп йогышлы авыру – хастаханәдән тыш пневмония таралуга бәйле рәвештә 30 ноябрьгә кадәр дистанцион укуга күчерелде», - дип искәрттеләр идарәдә.

182нче лицейда пневмониянең – 13, ә 135нче мәктәптә 11 очрагы ачыкланган. Әлеге ике мәктәптә 3,8 меңнән артык бала белем алуга да карамастан, авыру йоктыруның башка очраклары әлегә теркәлмәгән.

Йогышлы чирләрне профилактикалау буенча санитар-эпидемиологик таләпләр нигезендә, авыруның ике очрагы теркәлсә сыйныф дистанцион укуга күчерелә, ә уннан артык очрак ачыкланса мәктәп яки балалар бакчасының эше вакытлыча туктатыла. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе күрсәтмәсендә кагыйдәләр әнә шундый.

«Тулаем алганда, шәһәрдә вазгыять тотрыклы булып кала», - дип искәрттеләр Казанның Мәгариф идарәсе матбугат хезмәтендә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда пневмония белән авыручыларның артуы күзәтелә, бу чирне күбесенчә микоплазма китереп чыгара. Әмма санитар табибларда Казан мәктәпләрен дистанцион укуга озатачаклар дигән мәгълүмат юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100