news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлия Закирова: Төбәкләргә татар балалары өчен лагерьларга кадрлар җибәрә алабыз

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Россия төбәкләрендә татар балалары өчен лагерьларга республикадан кадрлар җибәреп булуын әйтте.

"Җәйге каникулларда Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балалары өчен бездә профильле сменалар эшли. Без бу лагерьларны төбәкләрдә дә оештырсак, отышлы булыр иде. Без исә үзебездән кадрлар җибәрә алабыз", - диде Минзәлия Закирова.

Аның сүзләренчә, мондый сменалар Самара, Саратов, Курган, Красноярск, Чиләбе, Новосибирск, Пермь краенда оештырылуы аеруча мактауга лаек. 

"Сәләт" оешмасының да роле зур, кайбер төбәкләрдә филиаллары да ачыла. Чувашстанда төзелә торган яңа "Сәләт-Батыр" базасы моңа ачык мисал", - диде өл. 

"Сәләт" лагерена килгәндә, Президентның әмере булды: чит өлкәләрдән татар балаларының санын бермә-бер арттырырга" - дип искәртте Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100