news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин уку елы тәмамлану белән котлады

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин уку елы тәмамлану белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгарылыш сыйныф укучыларын, педагогларны һәм ата-аналарны уку елы тәмамлану һәм тормышның яңа этабына күчү белән котлады.

«Бу ел сезнең өчен киеренке эш, үсү һәм мөһим карарлар вакыты булды. Сез ачышлар һәм казанышлар белән тулы юл үттегез, һәм бүген сезнең алда мөстәкыйль тормышка ишекләр ачыла. Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз: сезнең үҗәтлегегез, талантыгыз һәм белемгә булган мәхәббәтегез сокландыра», – диде Һадиуллин.

Министр искәрткәнчә, Татарстанда белем бирү традицияләре көчле һәм әзерлек дәрәҗәсе югары. Мәктәпләрдә, лицейларда һәм техникумнарда алган белемнәрне ул киләчәк өчен ныклы нигез дип атады. Югары уку йортларында укуыгызны дәвам итәсезме, эшче һөнәрләрен сайлыйсызмы яисә Ватанга хезмәткә юл тотасызмы, иң мөһиме, куйган максатларыгызга тугры калыгыз, диде ул.

Ул шулай ук укучыларга дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, әти-әниләре һәм остазларының өметләрен аклауларын теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot