news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф һәм фән министры БДИ буенча иң түбән күрсәткечне уза алмаган мәктәпләрне атады

Мәгариф һәм фән министры БДИ буенча иң түбән күрсәткечне уза алмаган мәктәпләрне атады
Салават Камалетдинов фотосы

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бердәм дәүләт имтиханы буенча иң түбән күрсәткечне уза алмаган мәктәпләрне атады.

Бу хакта ул Яшел Үзәндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә әйтте.

"Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча минималь күрсәткечне уза алмаган чыгарылыш укучылары бар. Андыйларның күпчелеге химия һәм биология предметларын сайлаучылар", - диде министр.

"Белем бирү оешмалары арасында антирейтингта Казанның 41 нче мәктәбе беренче урында. Мәктәпне тәмамлаган укучыларның 26 проценты иң түбән күрсәткеч бусагасын уза алмаган. Бөгелмә кадет мәктәп-интернатында андыйлар 17 процентка якын. Ютазы районының 2 нче Урыссу мәктәбендә алар 15 проценттан артык", - дип белдерде Илсур Һадиуллин.

Ул бу районнарда мәгариф идарәләре органнары башлыкларын, методик хезмәтләр җитәкчеләрен бу вазгыятьне төзәтү буенча чаралар планын әзерләүләрен сорады.

news_right_1
news_right_2
news_bot