news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министрлыгы яшь укытучыларга өстәмә акчаны арттыруны сорады

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы республика Хөкүмәтеннән яшь педагогларга өстәмә акчаны арттыруны сорый. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов әйтте.

"Премьер-министр адресына безнең тарафтан яшь педагогларга өстәмә акчаны 2,5 мең сумга кадәр арттыру турында тәкъдим кертелде. Хәзер исә, беренче өч ел эчендә яшь укытучыларга 1 111 сум түләнә", - диде Поминов.

Ул урта һөнәри белем учреждениесен тәмамлаганнан соң ставкага эшләүче яшь педагогның хезмәт хакы 16 мең сумнан ким, вуздан соң - 18 мең сум булуын әйтте. 

Татарстанның мәгариф системасында 64 меңнән артык педагогик хезмәткәр эшли, шул исәптән 32 мең укытучы һәм 16 меңнән артык балалар бакчасы тәрбиячесе. Укытучының уртача яше - 48 яшь, пенсия яшендәгеләр - 20 процентка якын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100