news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле укытучылары өчен «өстәл китабы» әзерләгән

Яңа әсбап 12-14 ноябрьдә Казанда узачак Бөтенроссия «Туган тел» форумында таратылачак.

Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле укытучылары өчен «өстәл китабы» әзерләгән
Илгиз Халиков
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле укытучылары өчен көндәлек хезмәттә кулланып була торган «өстәл китабы» әзерләгән.

«Татар теле укытучылары өчен файдалы әсбап туплау идеясе милли мәгариф өчен җаваплы хезмәттәшләр белән фикерләшкәндә килде. Форумнарга, съездларга килгән укытучыларга файдалы мәгълүмат биреп җибәрү хыялым бар иде. Спектакль карау, экскурсияләргә йөрү – әйбәт, ә укытучыга көн саен файдаланып була торган әсбап булдыру теләге көн үзәгендә торды», – диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Әсбапка туган телләрне укытуга багышланган хокукый мәгълүмат, федераль стандартларга туры килгән дәреслекләр исемлеге, татар телен укытуга, татар мәдәниятенә караган электрон чыганакларга сылтамалар, күренекле татар шәхесләре турында «Татарика» энциклопедиясеннән алынган белешмә, татар теле укытучылары катнаша ала торган министрлыкның еллык чаралар планы, татар иҗтимагый оешмаларының элемтәләре кергән.

Әсбапта шулай ук федераль дәрәҗәдә һәм республикада укытучыларга бирелә торган грантлар, һөнәри бәйгеләр турында мәгълүмат тупланган. Анда грантларга дәгъва итү өчен методик кулланмалар белән дә танышырга мөмкин.

«Грант язу таләпләре аңлаешлы язылган. Анда катнашып, грант оту өчен бөтен мөмкинлекләрне «өстәл китабы»нда бирергә тырыштык. Алга таба без аны тулыландырып торачакбыз», – диде Илгиз Халиков.

Министрлык әзерләгән яңа әсбап 12-14 ноябрьдә Казанда узачак Бөтенроссия «Туган тел» форумында таратылачак.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100