news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгарифне үстерү стратегиясен әзерләүне тәмамлый

Россия Хөкүмәте мәгарифне үстерү стратегиясен әзерләүне төгәлли, дип хәбәр итте РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков. Бу турыда «РИА Новости» хәбәр итә.

Министр билгеләп үткәнчә, документ әзер диярлек һәм якын арада аны халыкка чыгарачаклар. Стратегиядә югары уку йортларында белем бирүнең яңа моделе концепциясе тулысынча бәян ителәчәк. Фальков Россиянең әйдәп баручы университетлары югары белем бирү системасындагы үзгәрешләрне уңай бәялиләр, дип өстәде.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин югары белем бирүнең яңа системасына күчү буенча сынау проектын 2030 елга кадәр озайтты һәм киңәйтте. Хәзер ул илнең тагын 11 университетында эшли башлаячак, моңа кадәр проектта катнашучылар алты иде.

Эксперимент кысаларында студентлар бер үк вакытта база һәм махсуслаштырылган югары белем алалар. Моннан тыш, аспирантура фәнни-педагогик һәм фәнни-тикшеренү кадрларын әзерләүгә юнәлдерелгән һөнәри белем бирүнең аерым төре итеп билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot