news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министрлыгы быел инженерлык сыйныфлары ачуга зур игътибар биргән

Министр сүзләренчә, бу юнәлешкә эш бирүчеләр, кече һәм урта эшмәкәрлек тә җәлеп ителә.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы быел мәктәпләрдә инженерлык сыйныфлары ачуга аеруча зур игътибар биргән.

«Быел «Уңыш» дигән концепция кабул иттек. Аның максаты – икътисадның бөтен тармаклары өчен кадрлар әзерләүне мәктәптән башлау. Инженерлык класслары ачуга аеруча зур игътибар бирдек. Мәсәлән, быел аэрокосмик, аграр класслары, физика-математика, химия-биология фәннәрен тирәнтен өйрәнә торган сыйныфлар ачтык. Бу юнәлешкә эш бирүчеләрне, кече һәм урта эшмәкәрлекне дә җәлеп итәбез, чөнки бөтен тармакларда да кадрлар кытлыгы сизелә», – диде мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин матбугат очрашуында.

Министр сүзләренчә, кадрлар кытлыгы мәктәпләрнең үзләрендә дә сизелә.

«Әлегә буш урыннарны укытучыларның эш сәгатен арттыру хисабына тутырдык. Укытучылар өчен бу зур йөкләнеш булса да, проблеманы хәл итмичә булмый. Татарстанда ниндидер фән укытылмый калган бер генә мәктәп тә юк. Без быел педагогик сыйныфлар санын арттырдык. 368 шундый профильле класс ачтык. Аларда 5 меңнән артык бала белем ала. Шулай итеп, белгечләрне мәктәптән әзерли башлыйбыз» – диде Илсур Һадиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100