Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026/27 уку елына Президент стипендиясенә квоталар билгеләде
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы югары белем бирү программалары буенча белем алучы студентлар, курсантлар өчен 2026/27 уку елына РФ Президенты стипендиясенә квоталар раслады. Тиешле карар хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.
Документ нигезендә, иң күп квоталар «Инженерлык эше, технологияләр һәм техник фәннәр» юнәлеше өчен каралган – 1428. «Математика һәм табигый фәннәр» буенча – 312, «Сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре» төркемендә 595 квота билгеләнгән.
«Мәгариф һәм педагогика фәннәре» юнәлешләре өчен – 486, «Җәмгыять турындагы фәннәр» – 190, «Авыл хуҗалыгы фәннәре»нә 162 квота бүлеп бирелгән. «Гуманитар фәннәр»гә – 96, «Сәнгать һәм мәдәният»кә 9 квота каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз