Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәгариф бүлеге белгече: «Аулак өй – баттл» яшьләрне туган телләрен онытудан коткарып кала
«Бәйгедә гореф-гадәтләр белән заманчалык берләшә», - диде Ильмира Хәмидуллина.
Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Ильмира Хәмидуллина фикеренчә, «Аулак өй – баттл» республикакүләм бәйгесе туган телен онытып барган яшьләр өчен кирәкле бәйге.
«Баттл мәктәпләрдә киң колач алыр дип ышанам. Аеруча бүгенге заманда – дәресләр кыскарган вакытта, татарча сөйләшүне онытып барган вакытта. Шундый баттллар безне коткарып калачак», - диде ул Авиатөзелеш районының «5 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә узган бәйгедә.
Ул әлеге бәйгедә Казан шәһәренең татар гимназиясе укучылары катнашуын искәртте. «Игътибар итегез, бу авыл гимназиясе түгел. Без биредә буыннар чылбырын күрәбез. Елдан-ел мәктәпкә татар телендә начар сөйләшә торган балалар килә. Ничек кенә яшерергә тырышсак та, бу – факт. Бүген исә бәйгедә катнашкан балалар тотлыкмыйча, акцентсыз татар телендә сөйләште. Аларның берсе дә алдан әзерләнмәгән иде», - диде ул.
«Кечкенә балаларыбыз да алар кебек 10-11 сыйныфка җиткәч, татарча иркен сөйләшер дип ышанып калабыз. Бәйгедә аулак өй дә, ярыш та бар. Гореф-гадәтләр белән заманчалык берләшә», - диде мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары.
- Проектның максаты – укучы балаларны, яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары, татар халык уеннары белән таныштыру, актив иҗат иткән төрле буын шагыйрәләр хакында мәгълүмат бирү, иҗат лабораториясе булдырып, остаз каләм ияләреннән аларның иҗатына бәя, хәер – фатиха алуга ирешү, яшь буынны әдәби әсәрләр укуга тарту. Проектның җитәкчесе һәм алып баручысы Сәрия Закирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз