news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магаданда "КАМАЗ" ашыгыч ярдәм машинасы пәйда булачак

Аны Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән "КамАЗ" предприятиесе ясаган.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”) Магадан өлкәсендә “КАМАЗ” ашыгыч ярдәм машинасы пәйда булачак, дип хәбәр итә “Дейта” агентлыгы. Ашыгыч ярдәм бригадасы өчен ясалган махсус автомобиль юлсызлыкта да, кар көртләреннән дә үтеп йөри алачак.

“КамАЗ” предприятиесе бу машинаны Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән тулы приводлы КАМАЗ–43502 шассие нигезендә ясый. Мондый ашыгыч ярдәм машинасы кырыс табигать шартлары белән аерылып торган Магадан өлкәсендә хезмәт күрсәтәчәк. Ләкин машиналар серияләп чыгарылмаячак. Хәзерге вакытта автофургон кулланышка тапшыруга әзер диярлек, аны медицина җиһазлары белән тәэмин итәсе калган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100