Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Магадан татарлары үзара тыгыз элемтәдә торырга тырыша
Магадан татарлары үзара тыгыз элемтәдә торырга тырыша
(Казан, З ноябрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Магаданда яшәүче татар-башкорт вәкилләренең «Алтын ай» өлкә иҗтимагый оешмасы үзенең офисында Казанның 1000 еллыгы бәйрәменнән алып кайткан бүләкләр, сувенирлар һәм Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты бүләк итеп биргән китаплардан төзелгән күргәзмә оештырды. Казан юбилеенда катнашып кайткан «Алтын ай» оешмасы рәисе Гүзәлия Исламова шунда яшәп көн күргән милләттәшләребезне бу күргәзмәгә кат-кат чакырып, олысы һәм кечесенә татар мәркәзе Казаннан алып кайткан тәэсирләре һәм уй-хисләре белән бүлеште,бәйрәмнәрдә төшереп алынган фотосурәтләр белән таныштырды.
«Шушы күргәзмәнең дәвамы буларак, ноябрь азакларында өлкә хакимияте белән бергәләп, без «Татарстан атналыгы» дип аталган чара үткәрергә җыенабыз. Ул, алдан килешкәнчә, шәһәрнең Яшьләр үзәгендә үтәчәк. Анда тамашачылар хозурына яңадан әлеге күргәзмә һәм зур концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Татар җырларын аерым һәвәскәрләр, ә татар көйләрен ноталар буенча өйрәнеп, шәһәрнең Сәнгать училищесы студентлары башкарачак. Чөнки өлкә филармониясендә татар, йә башкорт милләтле профессиональ җырчылар да, музыкантлар да юк»,-ди Гүзәлия ханым.
Магадан татарлары Татарстан һәм ватандашлары турындагы яңалыклар белән БТК БК җибәреп торган «Татарские новости» газетасы һәм Мәскәүдән тапшырылган «Мусульмане» телепрограммасы аша гына танышып торалар икән.
«Яңа елдан өлкәнең татарлар яшәгән Ола, Омсукчан, Усть-Омчуг һ.б районнарга чыгып, милләттәшләребезнең саны әлләни күп булмаса да, анда татар оешмалары оештырырга уйлыйбыз. Бер-беребез белән тыгызрак элемтәдә торырга иде дип тырышуыбыз инде», - ди Гүзәлия ханым Исламова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз