news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мафия”не татарча уйнап, тел өйрәнәбез - Омск татарлары

“Заман” татар мәдәни үзәге үткәрә торган очрашулар татар яшьләрен кавыштыра.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Омск шәһәренең “Заман” татар мәдәни үзәге даими рәвештә татар яшьләрен “Мафия” команда-рольле уенга чакыра. Үзәк җитәкчесе Чулпан Фәхретдинова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә мондый очрашуларның атнасына бер, ә кайчак ике дә үткәрелүен әйтте.

“Без “Мафия”нең төрле стильләрендә уйныйбыз. Уенга 10-15, кайвакыт 35 ләп кеше килгән көннәр дә була. Кеше күбрәк булса, карталар берничә төркемгә бүленә – комиссар, табиб, маньяк, һәм тыныч халык кебек персонажлар. Миңа мондый очрашуларның рухы ошый, монда яшьләр генә түгел, олыраклар да килә”, - диде Чулпан Фәхретдинова. Ул бу уенның интеллектуаль булуын, аралашу, үз позицияңне дәлилләү осталыгына өйрәтүен, интуицияне үстерүен билгеләп үтте. “Бизнес-тренинг мәсьәләсендә бу уенны файдалы дип саныйм, ул кирәк вакытта эмоцияләрне яшереп калырга өйрәтә. Бу уен үзара якынайта”, - диде үзәк җитәкчесе.

Чулпан Фәхретдинова әйтүенчә, мондый очрашуларга, нигездә, татарлар гына килә. Әмма бик теләге булса, ышанычлы кеше булса, башка милләт вәкилләренә дә килергә рөхсәт бирелә. Биредә алар уйнап кына калмый, чәй табыны артында үзара аралашып та утыра. “Акрынлап татар телендә сөйләшергә, татарча сүзләрне кулланырга омтылабыз. Татар телендә сөйләшкәндә аеруча кызыклы уза. Уен барышында берәрсе русча фраза ычкындырса, “татарча әйтә алмыйсыңмы әллә” дигән методиканы да кулланабыз”, - ди Чулпан.

Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, “Мафия” уены татар егетләре, кызларына танышу мөмкинлеге дә бирә. “Бездә шулай күп кенә парлар барлыкка килә. Әле менә күптән түгел “Мафия”дән соң 2 пар өйләнеште. Йорт төзеп яталар”, - диде Чулпан Фәхретдинова. Ул “Заман” үзәгенә йөрүче Омскның татар яшьләре командасы бердәмлеге бик нык булуын ассызыклады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100