news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мадуро БРИКС саммитында: Берләшкән Милләтләр Оешмасын реформалаштыру кирәк

Берләшкән Милләтләр Оешмасы системасын реформалаштырырга кирәк, дип белдерде Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә «аутрич» / «БРИКС Плюс» утырышында Венесуэла Боливариан Республикасы Президенты Николас Мадуро.

«Газа секторындагы торак биналарга эләккән һәр ракета Бейрутта яки Ливанның көньягында яңа гына вафат булганнар һәм яраланганнар БМО системасын җимерә. Халыкара җинаять суды кайда, яки алар аны Глобаль Көньяк илләрен эзәрлекләү өчен генә кулланамы? Халыкара гадел хөкем системасы кайда? Ул документлар һәм чыгару өчен генәме? Ә Глобаль Көньякта хатын-кызлар һәм балалар тормышы турында кайгырту кайда? Әйдәгез, Берләшкән Милләтләр Оешмасы системасын реформалаштыру өчен гамәли план эзлик», - диде Николас Мадуро.

Ул шулай ук Венесуэланың БРИКС берлшмәсенә каравын билгеләп үтте һәм Россия Президенты Владимир Путинга Казандагы саммитка чакыруы өчен рәхмәт белдерде.

«Без яңа дөнья барлыкка килә дип саныйбыз, һәм БРИКС – бу яңа дөнья барлыкка килүнең эпицентры. Ул тирән гуманлы принципларга нигезләнгән», - дип йомгаклады Венесуэла Президенты.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

    БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100