Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәдрәсә шәкертләре Габдулла Тукайның иҗатын белүдә көч сынашты
9 апрельдә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә көндезге бүлек шәкертләре арасында бәйге-викторина узды. Әлеге чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды һәм «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс катнашучылардан гуманитар, дин, тарих, иҗтимагый һ.б. фәннәр буенча күпкырлы белемнәргә ия булуны таләп итте. Бәйгене «Безнең мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары, мәдрәсә мөгаллиме Ленар Гобәйдуллин алып барды.
Бәйге төрледән-төрле биремнәрдән торды: шәкертләр Тукайның шигырьләрен «иске имля»дә укып күрсәтте, шагыйрьне борынгы фотосурәтләр арасыннан тапты, шигырьләрендә төшеп калган сүзтезмәләрне әйтеп бирде, шигырьләр белән Коръән аятьләре яисә башка дини чыганаклар арасында үзара бәйләнеш эзләде, пазллар җыйды һәм шагыйрьнең иҗатына бәйле башка бик күп интеллектуаль биремнәргә җавап бирде.
Интеллектуаль биремнәргә бәя биргән арада, жюри шәкертләрнең чыгышларын тыңлады: алар Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләде. Шәкертләр дин, милләт һәм туган җиргә багышланган шигырьләрне сайлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз