Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәдияр Насыйров: Чит илдә татар теле укытучыларын әзерләү курсларын күбрәк оештырыйк
Казахстан Республикасының Абай өлкәсе «Мирас» яшьләр этномәдәни берләшмәсе рәисе, Шәкәрим исемендәге университетның кече фәнни хезмәткәре Мәдияр Насыйров «Милләт җыены»ның пленар утырышында кунаклар һәм делегатлар алдында чыгыш ясады. Ул чит илләрдә татар теле укытучыларын әзерләү курсларын арттыру тәкъдиме белән чыкты.
«Үзем дә яшьләр рәтеннән булганга, чит илләрдә яшәүче яшь татарлар өчен татар телен укыту һәм аны популярлаштыру буенча кайбер тәкъдимнәрне җиткерәсем килә. Беренчедән – укытучылар әзерләү. Әзерлек курсларын күбрәк оештыру кирәк дип саныйбыз. Бу курслар онлайн форматта башланып, соңыннан Казанда практика белән тәмамланса, нәтиҗәлерәк булыр иде. Шулай итеп, бердәм методика барлыкка килер, ә укытучылар үз илләрендәге татар үзәкләрендә шушы методика нигезендә дәресләр алып бара алырлар», - диде ул.
Мәдияр Насыйров татар теле чын мәгънәсендә бай тел, татарлар дөньяның төрле почмакларында яшәү нәтиҗәсендә аның күптөрле үзенчәлекләре сакланган дип саный. «Шунысы мөһим: әдәби телне белү һәм аны укытуда, гомумән чит ил татарлары өчен дә, уртак методика булдыру – әдәби телне саклауда зур файда китерәчәк. Әгәр әдәби тел югала икән, без үзебезнең милли йөзебезне билгеләгән алтын нигезебезне дә югалту куркынычы алдында калабыз», - диде Казахстан делегаты.
«Бабаларыбызның изге һәм тарихи Ватаны – Татарстан җиренә килүебез безне рухландыра, илһам бирә. Казахстан татарлары исеменнән барча хуҗаларга һәм мәрхәмәтле кунакчыллык өчен рәхмәт әйтәбез. Һәр елда мәдәни бәйрәмнәребез күп. Быел – Бөек Җиңү көненең 80 еллык юбилее данлап уздырылса, галим Каюм Насыйрига – 200 ел, ә Казахстанда, шагыйрь Абай Конанбай улына – 180 ел чаралары һ.б. билгеләп үтелде. Дустанә яшәгән әлеге руханиларыбыз, батырларыбыз безне мәңге берләштерә», - ди ул.
«Мирас» яшьләр этномәдәни берләшмәсе рәисе Казахстанда бик күп этнос вәкилләре бердәмлектә яшәвен билгеләп үтте. «Бу безнең иң кыйммәтле байлык. Шул исәптән, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә һәрчак ярдәм кулы сузганы өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт», - диде ул.
«Мәсәлән, Казахстанда Алматы һәм Семей шәһәрләрендә урнашкан Татар үзәге, Татар сәнгать мәктәбе кебек биналарны үзебез куллануга алу мөмкинлеген тудыруыгыз зур әһәмияткә ия. Шулай ук Уральск (Җаек) шәһәрендәге татар тарихына бәйле тарихи биналарга, Тукай музее үсешенә күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт», - диде Мәдияр Насыйров.
Шулай ук, ул Казахстан халкы Ассамблеясе – җәмгыятьтә татулык һәм бердәмлекне саклаучы мөһим дәүләт институты булып аерылып тора, дип билгеләп үтте. «Әлеге оешмага быел – 30 ел. Казахстан татарлары шушы оешма кысаларында катгый рәвештә милли гореф-гадәтләрне саклау, тел һәм мәдәният чараларын үстерүгә зур өлеш кертә», - диде вәкил.
«Быел Ташкент шәһәрендә беренче Урта Азия Сабан туе узды, анда казахстанлылар да катнашты. Алматы шәһәре Татар үзәге, «Идел» үзәгеннән һ.б. милләттәшләребез Үзбәкстанда чыгыш ясады. Мондый чаралар безнең уртак эшчәнлекне, мәдәни һәм рухи багланышларны ныгыта, халыкларны тагын да якынайта, дуслык күперләрен киңәйтә. Бу Урта Азия татарлары өчен бик мөһим. Без әлеге Сабантуйның дәвамлы булып, илдән илгә күчүен оештыруны хуплавыгызны сорап калабыз», - диде Мәдияр Насыйров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз