news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдинә шәһәре Пәйгамбәр мәчете имамы Мәскәү Җәмигъ мәчетендә җомга гыйбадәтен үткәрде

Җомга, 17 октябрьдә, Россия мөселманнарының дини лидеры, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин чакыруы буенча, Нурлы Мәдинә Пәйгамбәр мәчете имам-хатыйбы, Мәдинә Ислам университетының шәригать факультеты укытучысы Шәех Абдулла Әл-Баиджан Мәскәү Җәмигъ мәчетендә җомга гыйбадәтен үткәрде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

«Якыннарыңа карата мәрхәмәт һәм шәфкатьлелек кылу — ул әдәплелекнең тышкы чагылышы гына түгел, ә һәр мөселманның йөрәгендә булырга тиешле сыйфатлар», - дип ассызыклады Шәех Әл-Баиджан үзенең вәгазендә.

Шәех Абдулла Әл-Баиджан җитәкчелегендәге җомга намазы Россия һәм Мәдинә изге җирләре дин тотучыларының йөрәкләрен берләштергән мөһим вакыйга булды. Бу гыйбадәт мөселманнар буыннары арасындагы җанлы бәйләнеш, өммәтнең бердәмлеге уртак дингә генә түгел, ә игелеккә, шәфкатьлелеккә һәм үзара ярдәмләшүгә уртак омтылуга да нигезләнгәнлеге турында искәртте. Хөрмәтле имамның килүе дини кардәшлек символы булды һәм Мәскәү Җәмигъ мәчетенең бөтендөнья мөселман җәмгыяте вәкилләре өчен ачык Ислам фикере һәм дини тормыш үзәге булып торуын раслады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot