news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдинә Маликова: Мин бик бәхетле яшәдем, чөнки үзем ярата торган эшкә алындым

Мәдинә Маликова: Мин бик бәхетле яшәдем, чөнки үзем ярата торган эшкә алындым
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

22 сентябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык язучысы Мәдинә Маликованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан «Басып сайрар талы бар» исемле әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

Тантаналы чарада алып баручылар язучының тормыш юлына да, иҗатына да күз салдылар, Казан федераль университетының «Мизгел» яшьләр театры «Ал, Сәкинә, Әмиркәне» әсәреннән өзек куйды, ә Зөһрә Шәрифуллина, Лилия Муллагалиева, Рөстәм Асаев музыкаль бүләкләрен башкардылар.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Ркаил Зәйдулла Мәдинә Маликованың төрле катлам вәкилләренә әйтерлек сүзе булуын билгеләп узды.

«Мәдинә апа Маликова татар әдәбиятында бик зур урын тота. Ул – иҗат юлын журналист буларак башлаган публицист, прозаик, драматург, Татарстанның халык язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Шушы кичәдә аның иҗатына кыскача гына бәя бирелер, дип уйлыйм, ләкин иҗатын ныклап торып беләсегез килсә, әлбәттә, әсәрләрен укырга кирәк. Аның әсәрләрен шат чакта да, моңсу чакта да укып була, һәм Мәдинә апаның республикабызның бөтен катламнарына да әйтер сүзе күп», – диде ул.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевның котлау сүзләрен җиткерде.

«Аллаһы Тәгалә сезне бу дөньяга әдибә итеп яраткан, һәм сәләтне, рухи көчне, дәрманны өеп биргән. Милләтебез яшәешенең асылын, ямен тоеп иҗат иткән әсәрләрегез юата, яктылыкка һәм яхшылыкка өнди, яшь буынга әдәп-әхлак сабакларын бирә», – диелә хатта.

Соңыннан сүз язучының үзенә дә бирелде. Ул үзен зурлаганнары өчен һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерде, һәм, иң беренче чиратта, укучыларына.

«Мин бик бәхетле яшәдем, чөнки һәрвакыт үзем теләгәнне эшләдем, ә кеше кушканны түгел. Мин үзем ярата торган эшкә алындым, төннәр буе язып утыра ала идем. Бу эшкә бик бирелгән идем. Иң кадерлесе ул – минем укучыларымның мине аңлавы, кабул итүе. Мин укучыларым алдында баш иям, чөнки сез мине халык язучысы иттегез, мин аны үзем яулап ала алмый идем. Бәлки, барысын да тиешенчә эшләп бетерә алмаганмындыр, ләкин мин тырыштым», – дип, мөрәҗәгать итте килгән кунакларга Мәдинә Маликова һәм халык алдында өч тапкыр баш ийде.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
news_right_1
news_right_2
news_bot