Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәдәниятләрнең үзара йогынтысына омтылабыз: Казанда «Шәрык базары» фестивале ачылды
Кичә Казан Ратушасында «Россия – Шәрык» халыкара милли мәдәниятләр фестивален ачу тантанасы булды. 12 ноябрьдән 22сенә кадәр проект кысаларында халыкара фәнни-гамәли конференция һәм фестивальдә катнашучы илләрнең милли мәдәниятенә багышланган күпсанлы чаралар уздырылачак.
- «Казандагы Шәрык базары» - бөтен шәрык дөньясыннан башкаручыларны берләштергән Россиядә иң зур музыка фестивале. Фестиваль милләтара һәм дәүләтара гуманитар элемтәләрне ныгытуга, шулай ук Россия һәм Татарстанның Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни берләшүгә юнәлдерелгән. Быел ул 50дән артык илдән һәм Россия төбәкләреннән артистлар һәм бию коллективларын җыя.
Тантананы композитор Миләүшә Хәйруллина тарафыннан Гөлүсә Батталова сүзләренә махсус язылган фестиваль гимны ачып җибәрде. Алып баручылар чакырылган кунакларны һәм чарада катнашучыларны дүрт телдә: рус, татар, инглиз һәм гарәп телләрендә сәламләделәр. Соңгысы фестивальнең телләр исемлегенә быел гына кертелде.

Фестиваль кунакларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Юрий Камалтынов сәламләде.
«Россия – Шәрык» («Казандагы Шәрык базары») милли мәдәниятләр фестивале дәүләтләребезнең мәдәни тормышында якты вакыйга гына түгел, ә дусларыбыз һәм фикердәшләребезнең яхшы очрашуларына сәбәп, ачыктан-ачык фикер алышу урыны булыр дип өметләнәм. Ул иҗади темаларга гына түгел, безнең күп гасырлык рухи-мәдәни мирасыбызны бүгенге дөньяда яңадан аңларга, аны саклау һәм бөтендөнья үсеше буенча яңа идеяләр белән уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк дип уйлыйм», - диде ул чыгышында.
Шулай ук фестивальдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзен дә укып үтте:
«Татарстан территориясе тарихи яктан көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында хезмәттәшлек күпере, төрле халыкларның конструктив хезмәттәшлеге үрнәге булып тора. Бүген дә республика БРИКС, ШОС һәм Евразия икътисадый берлеге кысаларында оештыру процессларында актив катнаша, халыкара элемтәләрне динамик рәвештә үстерә. 2026 елда Казан рәсми рәвештә ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак, бу шәһәрнең мөһим халыкара үзәк буларак үсә барган ролен раслый», - диелгән иде сәламләү сүзендә.
Шулай ук ул «Россия – Шәрык» милли мәдәниятләр фестивале Ислам дөньясы халыкларының җыр мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән форумнар арасында үзенең лаеклы урынын алуын билгеләп үтте.
«Фестиваль елның мөһим мәдәни вакыйгаларының берсе булыр, төрле халыкларның мәдәниятләрен популярлаштыруга үз өлешен кертер дип ышанам. Фестивальдә катнашучыларга чын күңелдән бетмәс-төкәнмәс илһам, иҗади уңышлар, онытылмас очрашулар, ә күпсанлы тамашачыларга яңа ачышлар, якты тәэсирләр телим», - диелде Татарстан Рәисе котлавында.

- Казан Шәрыкны һәм бөтен Россияне берләштерүче мәдәни күпергә әверелде. Күптән түгел шәһәрнең 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы мактаулы исемен алачагы игълан ителде. Бу вакыйга мәдәниятне, сәнгатьне үстерү һәм мәдәниятара диалог өчен яңа офыклар ача, Казанны дөнья мәдәни тормышының мөһим үзәге буларак ныгыта.
Проектның бик тиз үсә торган популярлыгы турында саннар сөйли. «Казандагы Шәрык базары» фестивале беренче адымнарын дөньяның 8 иле һәм Россиянең 10 субъекты составында ясаса, 2025 елгы фестиваль сизелерлек киңәйде: хәзер анда бөтен Шәрык дөньясы катнаша. Халыкара мәдәни хезмәттәшлек проектына гариза бирүчеләр арасында 40 ил һәм Россиянең 20 төбәге. Бу проект Россиянең Көнчыгыш һәм Азия илләре белән партнерлык элемтәләрен ныгытуда мөһим инструментларның берсе булып тора. Проектта быел барлыгы 60тан артык милли мәдәният вәкилләре катнаша.
«Безнең чара күп кенә илләрнең һәм төбәкләрнең игътибарын җәлеп итә. «Казандагы Шәрык базары» фестивале үз сафларында 40 илне һәм 60 милли мәдәниятне берләштерә. Минемчә, мондый игътибарның сәбәбе - аның фәлсәфәсендә. Ул бит милли, төбәк һәм глобаль гармониягә нигезләнгән хәзерге заман аша үткән һәм киләчәк синтезын күзаллаган эстетик идеология. Без конфликтка, каршылыкка түгел, үзара аңлашуга, тынычлыкка, дуслыкка һәм мәхәббәткә чакырабыз. Безнең девизыбыз - үзара тәэсир итү аша милли этник үзенчәлекләрне саклау. Без мәдәниятләрнең үзара йогынтысына омтылабыз. Нәтиҗәдә аларның берсе дә милли үзенчәлеген югалтмый, киресенчә, һәркайсы үсә, баетыла», - дип сәламләде кунакларны һәм катнашучыларны фестивальнең авторы һәм генераль продюсеры, Рәшит Ваһапов исемендәге Татарстан Республикасы татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Рифат Фәттахов.

Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының бүлек башлыгы Константин Колпаков шулай ук югары дәрәҗәле кунаклар һәм фестивальдә катнашучылар өчен сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
«Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров фестивальгә юлламасында: «Сезнеке кебек чаралар иң югары бәягә лаек. «Шәрык базары» елдан-ел чит илләрдә таныла бара. Аның халыкара өлешенең алга таба үсеше чит илләр белән гуманитар багланышларны ныгытуга, кешеләр арасында багланышлар урнаштыруга, милли традицияләрне һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап калуга һәм популярлаштыруга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте. Тышкы эшләр министрлыгы исеменнән тагын бер кат «Россия – Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале ачылу белән котлыйм, - диде ул.

«Без һәрвакыт тел – бөтен милләтебезнең нигезе, дип сөйләдек. Ләкин аны саклап калу өчен бик күп төрле кораллар бар. Әмма мәдәниятебезне, җырларыбызны һәм иҗатыбызны саклап калсак, төрле милләт кешеләре теге яки бу халык телендә җырласа да, тел яшәячәк. Тел генә түгел, милли кием дә яшәячәк. Әмма бу процессларның барысы да дөрес оештырылсын өчен, фәнни тикшеренүләр үткәрергә кирәк. Әлеге фестиваль кысаларында уздырыла торган конференциядә без фән һәм иҗат бергә бара ала дигән фикергә килербез дип өметләнеп калам», - диде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкат Миңнеханов.

Чара барышында бер-бер артлы Гарәп дәүләтләре лигасының Россия Федерациясендәге Вәкиллеге башлыгы, Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Валид Хамид Шилтаг, Пакистан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Фәйсал Ниаз Тирмизи, Йемен Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ахмед Салем Әл-Вахейши, Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо, мәдәният һәм сәнгать департаменты, Гыйрак мәдәният, туризм һәм Борынгылыклар министрлыгы директоры Касим Мохсин Хәсән Әл-Шалави, Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Винай Кумар, Гарәп Магрибы берлеге генераль секретаре Тарек Бенсалем, Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Казем Джалалиның видео сәламләүләре күрсәтелде.
Шулай ук Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Даурен Абаевның һәм башкаларның сәламләве укылды.

Фестиваль ачылу белән котлауларын «Витебскта Славян базары» Халыкара фестивале генераль директоры Глеб Лапицкий җиткерде.
«Казандагы Шәрык базарына» бәхет, шатлык телим. Бу проектка кагылган һәр кеше аның атмосферасы белән сугарылсын, оештыручылар һәрвакыт әзерлек этапларында планлаштырылган нәтиҗәләр алсын. Ә тамашачыларга үзләре өчен концерт һәм фестиваль кысаларында гына түгел, ә әңгәмәләр, диалоглар, конференция мәйданчыгында күтәрелә торган якты тамашалар карап, тирән фикерләргә, темаларга тап булуны телим. Кадерле дуслар, иң изге теләгем - чираттагы «Казандагы Шәрык базары» фестивален иң югары дәрәҗәдә уздыру», - диде ул.
Кичәнең кульминациясе Үзбәкстан Республикасы халыкара фестивальләр дирекциясе һәм Рәшит Ваһапов исемендәге Татарстан Республикасы татар мәдәнияте иҗтимагый фонды арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы булды.
«Бүген имзаланган килешү сәнгатьне, мәдәниятне һәм дуслыкны үстерү юлында зур казаныш булып тора. Аның ярдәмендә без тәҗрибә уртаклашырга, яңа проектлар булдырырга һәм Үзбәкстан мәдәниятен халыкара аренада киң тәкъдим итәргә мөмкинлек алачакбыз. Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе вәкилләренә, шулай ук барлык инициаторларга һәм оештыручыларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәмегез һәм ышанычыгыз нәтиҗәсендә әлеге хезмәттәшлек гамәли эчтәлеккә ирешәчәк. Барыгызны да шушы мөһим вакыйга белән котлыйм. Әйдәгез бергәләп халыкларыбыз арасында сәнгать һәм мәдәният аша дуслык күперен ныгытыйк. Рәхмәт!» - дип сәламләде Үзбәкстан Республикасы халыкара фестивальләр дирекциясе генераль директоры Фатих Джалолов.
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз