Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мәдәниятләр мозаикасы фестивале»: Казанда Россия көне ничек узачак?
Бүген Россия көне бәйрәм ителә. Шул хөрмәткә Татарстанда «Мәдәниятләр мозаикасы» Республика этноконфессиональ фестивале узачак.
Фестиваль кысаларында Казан Кремлендә Халыклар дуслыгы парады үткәрелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.
«Дуслык парады – ул милләтара татулык өчен җан аткан яшьләрнең актив позициясе»
«Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халык вәкилләре ассамблеясе каршындагы Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Дамар әйтүенчә, парадта катнашучылар 11.00 сәгатьтә Спас манарасыннан кузгала, Кол Шәриф аша барып, Кремльнең Гавами урыннары ишегалдына килеп җитәчәкләр. Фестиваль сәгать 15.00 гә кадәр шунда дәвам итәчәк.
«Халыклар дуслыгы парады милли-мәдәни автономия активистларын, яшьләрне үзенә җыя. Дуслык парады – ул мәдәниятләрнең ачык диалогы, милләтләр сакланышы, милләтара татулык өчен җан аткан яшьләрнең актив позициясе», – диде Диләрә Дамар.
Төрле халык вәкилләренең тантаналы йөрешен Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, ТРда яшәүче халык вәкилләре ассамблеясе ярдәмендә Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе оештыра. «Барыбыз бергә мөһим проектны гамәлгә ашырабыз. Без милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә гражданнар җәмгыяте институтын формалаштырабыз», – диде спикер.
Ул ел саен парадның чит ил студентлары катнашында узуын искәртте. «Республика вузларыннан якын һәм ерак чит илләрдән төрле милләт студентлары катнашачак. Мәскәүдән дә студентлар килергә җыена. Дәүләт Советыннан, Дәүләт Думасыннан кунаклар көтелә», – диде Диләрә Дамар.
Быел парад «Безнең көч – берлектә» девизы белән узачак. Беренче тапкыр ул «Халыклар дуслыгы – Россия байлыгы» девизы астында 2017 елда үткәрелгән.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Парад Казанда гына түгел, республиканың алты районында узачак
Халыклар дуслыгы парады беренче тапкыр, Казаннан тыш, республиканың алты районында узачак.
«Быел парад Казанда гына түгел, алты районда – Спас, Әлмәт, Чүпрәле, Нурлат, Түбән Кама, Менделеевск районнарында да үткәрелә. Парад аша без яшьләрнең патриотлыгын күрсәтәбез. Бу акция якын арада бөтен республикага таралыр дип ышанабыз», – диде Диләрә Дамар.
Оештыручылар әйтүенчә, Спас, Нурлат, Түбән Кама, Чүпрәле районнарында парад кына түгел, «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале узачак. «Үзәк урамнардан парад белән атлаячаклар. Муниципаль районнар белән телекүперләр оештырыла. Ул район-шәһәрләр видеокотлаулар яздырачак. Фестивальдә шул районнардан күренешләр тәкъдим ителәчәк», – диде Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров.
Былтыр парадта 300 кеше катнашкан, быел барлыгы 40лап милләт вәкилләре – 500 ләп кеше катнашыр дип көтәләр.
«Патриотик җырлар җырлап атлаячакбыз»
Халыклар йөреше патриотик җырлар белән үрелеп барачак. «Патриотик җырлар җырлап атлаячакбыз, чит ил студентлары да кушылачак. «Катюша җырыннан башлыйбыз. Татарча җырлар да патриотик рухта булачак, шул исәптән «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры кертелде. Парад җыр башкара, тынлы оркестр уен коралларында патриотик көйләр уйнаячак», – диде Диләрә Дамар.
Парадта катнашучыларга милли костюмнардан, һичьюгы, киемендә милли элементлар, милли символика булу таләбе куелган.
«Патриотизм буенча бөтенроссия флешмобына да старт бирәбез. Катнашучылар патриотизмга карашы турында сөйләячәк. Марина Карпованың «Край родной» җыры астында ролик яздырып, үз аккаунтларында урнаштыра алалар», – диде Диләрә Дамар.
«Катнашучылар милли ризыклары, гореф-гадәтләре турында рус һәм үз туган телләрендә сөйләячәк»
Тимур Кадыйров фестивальнең әһәмиятен билгеләп узды. «Фестиваль рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга, халыклар дуслыгына, берлегенә, мәдәни һәм тел төрлелеген саклап калу, популярлаштыруга юнәлдерелгән», – диде.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Фестивальнең программасы бик эчтәлекле. Казан Кремлендә милли утарлар, осталар ярминкәсе, мастер-класлар, халык уеннары узачак. Тимур Кадыйров әйтүенчә, барлык гореф-гадәтләр, милли ризыкларын катнашучылар рус һәм үз туган телләрендә сөйләп тәкъдим итәчәк.
Россиянең халык артисты Виктор Елисеев җитәкчелегендәге Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең җыр һәм бию академик ансамбле, «Узорица» фолк-группасы махсус кунаклар булып киләчәкләр. Концерт программасында төрле милләт вәкилләре чыгыш ясаячак.
«Кызыклы лекторий көтелә, фикер алышу өчен өч тема билгеләнгән. Күп милләтле Россия дәүләте формалашу, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауда конфессияләр роле, 1945 елдан 2025 елга кадәр Россиянең җиңүләре турында фикерләр яңгыраячак. Махсус хәрби операциядә катнашучылар, Россия Геройлары катнашуы көтелә», –диде Кадыйров.
Тимур Кадыйров быел Мәскәүдән кунаклар киләчәген әйтте. «6 июньнән «Евразия йөрәге» халыкара экспедициясе старт алды. 100ләп кеше автомобильләрдә автоколонна белән бөтен Россия буенча йөри, Урта Азия илләренә бара. Иртәгә алар безгә фестивальгә кушылачак. Алар арасында блогерлар, мәдәният, сәнгать әһелләре бар. Алар Татарстан халыклары культурасы белән танышырга теләде. Фестивальдә без Россия халыклары күптөрлелеген күрсәтергә телибез», – диде Кадыйров.
Фестивальне тамаша кылырга теләгән һәркем килә ала. Тамашачылар өчен фотозона ясала, милли мохиттә милли костюмнарда фотосурәткә төшеп булачак. Фестивальгә бара алмаганнар өчен Татарстан Республикасының рәсми аккаунтында, Халыклар ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты аккаунтларында онлайн-трансляция оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз