news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният хезмәткәрләре яңа технологияләр һәм ясалма фәһем турында фикер алыша

Мәдәният хезмәткәрләре яңа технологияләр һәм ясалма фәһем турында фикер алыша

Татарстанның мәдәният тармагы җитәкчеләре Мәдәният хезмәткәрләре көне алдыннан яңа технологияләр һәм ясалма фәһем турында фикер алышты. Камал театрының яңа бинасындагы Утырышлар залында Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Мәдәният һәм сәнгать буенча совет эшчәнлеге кысаларында «Цифрлы трансформация чорында сәнгать һәм мәдәният» пленар утырышы узды.

Утырышта ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты. Ул чыгышын мәдәният тармагы хезмәткәрләрен 25 мартта билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәмнәре белән котлаудан башлады. «Мәдәният әһелләре һәрчак халыклар, кешелек, цивилизацияләр алга барсын өчен тырышты. Бүгенге очрашу Халыкара театр көне алдыннан да уза. 30 март та мәдәният өчен әһәмиятле көн – Һөнәрчеләр көне. Барыгызны да шушы бәйрәмнәр белән котлыйм», диде ул.

Шулай ук залда утырган Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиеваны юбилее белән котлады.

«Безнең пленар утырышның көн тәртибендә бик әһәмиятле тема – без мәдәнияттә цифр яки цифрда мәдәният турында сөйләшербез. Цифрлы технологияләрнең үсеше һәрберебез өчен чынбарлык, көндәлек тормыш», дип дәвам итте Ләйлә Фазлыева.

Утырышның төп докладын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ясады. Шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, «EligoVision» ААҖ генераль директоры, ясалма фәһем өлкәсендә эксперт Сергей Матвеев, МИСИС Фән һәм технологияләр университетының кафедра мөдире Ксения Кузнецова, юридик фәннәр кандидаты Виталий Илларионов чыгыш ясады.

Утырыш барганда параллель рәвештә Камал театрының Кече залында дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100