news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният учреждениеләре мобилизацияләнүчеләр өчен 7 000 балаклава теккән

Мәдәният учреждениеләре мобилизацияләнүчеләр өчен 7 000 балаклава теккән
Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

Татарстан театрлары, ансамбльләре һәм училищелары мобилизацияләнүчеләр өчен 7 000 балаклава теккән, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

«Берничә көн эчендә егермеләп учреждениебез 7 000 балаклава текте. Иртәгә аларны мобилизацияләнүчеләргә җибәрәчәкләр. Безнең учреждениеләрнең тегү цехлары хезмәткәрләре мөмкин кадәр сыйфатлы, чыдамлы һәм уңайлы итеп тегәргә тырыштылар», – ди Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

news_right_1
news_right_2
news_bot