news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният тармагына 2024-2026 елларга бюджеттан бирелә торган акча ел саен артып барачак

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары Оксана Кисапова сүзләренчә, мәдәният һәм кинематография өлкәсенә республика бюджетыннан бүленеп биреләчәк сумма артачак.

«Бюджеттан «Мәдәният, кинематография» бүлеге буенча 2024 елга – 9 668,1 млн сум, 2025 елга – 11 035,2 млн сум, 2026 елга 12 994,3 млн сум бүлеп бирелү каралган», – диде ул.

Аның әйтүенчә, 2024-2025 елларга Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарының артуы чыгымнарны индексацияләү, 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен арттыру белән аңлатыла.

«Мәдәният учреждениеләрен тотуга, мәдәният һәм кинематография өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыруга чыгымнар «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» дәүләт программасы кысаларында планлаштырылган. Шулай ук «Мәдәният, кинематография» бүлегендә 2024-2026 елларда 7 дәүләт программасын гамәлгә ашыру чыгымнары исәпкә алынган», – диде Оксана Кисапова.

news_right_1
news_right_2
news_bot