news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният өлкәсендә идарәчеләр өчен Милли премия гамәлгә куелды

Мәдәният өлкәсендә идарәчеләр өчен Милли премия булдырылды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бүләк Россиянең мәдәни мохитен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле җитәкчеләргә биреләчәк. Бу премия - «Мәдәният өлкәсендә югары идарә мәктәбе»нең беренче агымында катнашучыларның «диплом» проекты. Аның төп идеясе - биредә һәм хәзер мәдәнияттә идарә векторларын формалаштыручыларга хөрмәт белдерү мөмкинлеге.

Премиянең төп номинацияләре:

◾Мәдәният өлкәсендә хакимият органы җитәкчесе

◾Мәдәният оешмасы җитәкчесе

◾Мәдәният өлкәсендәге проект җитәкчесе

◾Иҗат коллективы/иҗат командасы җитәкчесе

◾Мәдәният өлкәсендә мәгариф учреждениесе/проект җитәкчесе

Шулай ук «Остаз», «Яшь җитәкче» һәм «Үз мәдәниятем» дигән махсус номинацияләр дә бар. Авыл Мәдәният йортында ансамбль җитәкчесеннән алып дәүләт идарәсе органнары вәкиленә кадәр тармакта эшләүче һәркем гариза тапшыра ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot