news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният министры Ольга Любимова: Россиядә 100дән артык иҗади индустрия мәктәбе бар

Россиянең мәдәният министры Ольга Любимова ил гражданнарын Яшьләр көне белән котлады һәм иҗади белем бирү өлкәсендәге казанышларны билгеләп үтте. Ул илнең төбәкләрендә инде 100дән артык иҗади индустрия мәктәбе ачылуын һәм аларда 16 меңнән артык бала белем алуы турында әйтте, дип тапшыра «ТАСС».

Ведомство башлыгы шулай ук «Пушкин картасы» программасы гамәлдә булган чорда яшьләр 113 миллионнан артык билет сатып алды, дип хәбәр итте. Ул яшьләргә бәхет һәм уңышлар теләде, үзләренә ышанырга һәм максатларына таба кыю атларга чакырды.

Любимова ассызыклаганча, илдә яшәүче миллионлаган талантлы яшьләр бүген сыйфатлы иҗади белем алу һәм үз тормышларын сәнгать белән бәйләү мөмкинлегенә ия.

Ул иҗади индустрия мәктәпләренең Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 2022 елдан ачыла башлавын искәртте һәм 2030 елга илдә андый мәктәпләрнең саны 240тан артык булачагы турында әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot