Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәдәният министры Ирада Әюпова Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлады
25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне.

Мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният һәм сәнгать әһелләрен, мәдәният тармагы ветераннарын Мәдәният хезмәткәрләре көне белән традицион котлавын мәшһүр филолог һәм сәнгать белгече Дмитрий Сергеевич Лихачевның «Мәдәният ул милләтнең җаны, яшәүнең төп мәгънәсе һәм кыйммәте» дигән сүзләре белән башлаган.
«Хөрмәтле коллегалар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, мәдәният тармагы ветераннары! Сезнең үз эшегезгә тугрылыгыгыз, хезмәтегез, талантыгыз белән без иң амбициоз проектларны тормышка ашырабыз, тарихи-мәдәни мирасны саклыйбыз, кешедә кешелекнең иң яхшы сыйфатларына өмет уятабыз», диелгән котлауда.
Ирада Әюпова үткән ел гаилә институтын саклауга зур игътибар ителүен һәм шул җәһәттән Гаилә елы уңаеннан 10 меңнән артык мәдәни чара үткәрелүен, яңа мәдәният учреждениеләре төзелүен, «Мәхәллә» гаилә проекты турында искәртеп үтә.
Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы булуын, шулай ук, күренекле шәхесләребез – мәгърифәтче Каюм Насыйри, рус шагыйре Е.А. Боратынский, татар шагыйре Хәсән Туфан, татар композиторы Салих Сәйдәшев, җырчы Илһам Шакиров, драматург Туфан Миңнуллинның юбилей елы булуы ассызыклана.
«Киләсе елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак. Безнең бурыч – дөньяга үзара аңлашу һәм хезмәттәшлекнең әһәмиятен, мәдәниятнең бар халыклар аңлый торган тел булуын таныту», диелгән Ирада Әюпованың котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз