news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министры Ирада Әюпова Фешин училищесында журналистларга экскурсия уздырды

Мәдәният министры Ирада Әюпова Фешин училищесында журналистларга экскурсия уздырды
Михаил Захаров

Мәдәният министры Ирада Әюпованың матбугат вәкилләре белән традицион очрашуы Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында оештырылган иде.

Министр үзен яңа рольдә сынап карады - Фешин училищесының Карл Маркс урамындагы бинасында журналистлар өчен экскурсия уздырды. «Мин беренче мәртәбә зур төркем өчен экскурсия уздырам. Мин үз хис-тойгыларым белән бүлешергә телим», – дип башлады ул.

Мәдәният министры Казан мәгарифенең, бинаның һәм училище тарихы, исемнәре әлеге бина белән бәйле Мюфке һәм Фешин шәхесләре турында сөйләде. Бинага бәйле нечкәлекләр белән теманы училище директоры Ольга Гыйльметдинова тулыландырды.

Карл Маркс урамындагы әлеге бина өлешчә төзекләндерелгән хәлдә. Аның төзекләндерелгән өлешендә студентлар укый. Журналистларга бинаның төзекләндерелгән һәм әлегә төзекләндерү көткән өлешләрен күрсәттеләр.

Бинаны тулысынча төзекләндерү өчен тагын 600 млн сумнан артык акча сорала. Әлегә төзекләндерү сроклары һәм акча чыганаклары турында тәгаенләнгән мәгълүмат юк. Министр бу юнәлештә эш баруын гына әйтте.

Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы – Казанда иң зур конкурслы уку йортларының берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100