news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министрлыгының кинопроектлар бәйгесе өч номинация өчен лаеклы проект тапмады

Мәдәният министрлыгының кинопроектлар бәйгесе өч номинация өчен лаеклы проект тапмады
Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан Мәдәният министрлыгы республика кинематографистлары өчен үткәргән кинопроектлар конкурсының өч номинациясенә яңа конкурс игълан ителәчәк. Чөнки халыкара экспертлар комиссиясе бу номинацияләргә лаеклы проектларны тапмады.

Мәдәният министрлыгы тарафыннан җирле кинематографистларга субсидия хисабына фильм төшерү өчен ел саен оештырыла торган конкурс быел Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Эшлекле программасы кысаларында питчинг форматында үтте.

Питчингка 500 мең сумнан 2 млн сумга кадәр 9 номинация тәкъдим ителгән иде. Алар арасында төрле тематикалы 500 мең сумлык 6 кыска метражлы документаль фильм, 1 млн сумлык тулы метражлы документаль фильм, 1 млн сумлык анимацион фильм, 2 млн сумлык тулы метражлы нәфис фильм бар.

Кинематографистларга питчинг алдыннан белгечләр дәресләр уздырды. Шунлыктан проект авторлары нигездә әзерлекле килгән иде.

Комиссия Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятенә багышланган анимацион кино, «Кыйсса-и Йосыф» – дөнья мәдәниятенең шедевры», «Татарстан Республикасы мәдәни мирасы объектларының фильм-демонстрациясе» номинацияләренә тәкъдим ителгән проектларны кабул итмәде.

Ике номинациягә субсидия Мәдәният министрлыгы тарафыннан сәнгать җитәкчесе билгеләнү шарты белән бирелде. Болар - «Татарстанның яшь композиторлары» номинациясенә алынган һәм Татарстанда яшәүче халыкларның милли үзенчәлекләрен ачкан фильм төшерергә алынган командалар.

Нәфис фильм өчен 2 млн сум. Салават Юзеевка «Гашыйклар тавы» фильмын төшерү өчен биреләчәк. Фильм Илдар Юзеев әсәре буенча төшерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100