news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният министрлыгы Тукайның туган көне уңаеннан узачак мәдәни чараларга чакыра

Мәдәният министрлыгы Тукайның туган көне уңаеннан узачак мәдәни чараларга чакыра

Тукай туган көндә республика буйлап 200ләп мәдәни чара үткәрелә. Алар Казанда, Арчада һәм башка муниципаль районнарда булачак.

26 апрельдә Казанда традиция буенча үткәрелеп килгән чараларның барысы булачак, диде ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов матбугат конференциясендә.

26 апрельдә бәйрәм чаралары, гадәттәгечә, Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана. Опера һәм балет театрындагы тантанада Тукай премиясенең быелгы лауреатлары игълан ителәчәк.

13.00 сәгатьтә Опера һәм балет театрын янында традицион Шигырь бәйрәме була. Оештыручылар Казан халкын һәм кунакларын бәйрәмгә чакыра. 16.00 сәгатьтә Камал театры алдындагы мәйданда «Мин татарча сөйләшәм» фестивале уза.

«Татарстан-яңа гасыр» телевидениедән зур чараларга турыдан-туры трансляция оештырыла. Аларны бөтен дөнья буйлап күреп булачак», - дип вәгъдә итте Ленар Хәкимҗанов.

Министр урынбасары апрель аенда Опера театрының «Шүрәле» балетын һәм «Шагыйрь мәхәббәте» операсын афишага кертүен дә әйтеп узды.

Урамда күп халык җыеп уздырылган мәдәни чараларда бөтен саклану чаралары күреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot