news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният министрлыгы субсидиясенә төшерелгән фильмнарны белгечләр бәяләде

Мәдәният министрлыгы субсидиясенә төшерелгән фильмнарны белгечләр бәяләде
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы субсидиясенә төшерелгән фильмнарны белгечләр карады һәм күпчелеге тәнкыйть сүзләре дә ишетте.

Әлеге тәнкыйтьне истә тотып, кайбер фильмнарга зур булмаган төзәтмәләр дә кертелүе мөмкин. Фильмнарның бер өлеше әлеге сыйфат конференциясенә кадәр үк прокат таныклыгы алган булып чыкты.

Фильмнарны Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение кафедрасы профессоры, тарих фәннәре кандидаты, кино белгече Елена Алексеева һәм ВГИКның фәнни хезмәткәре, кино белгече Сергей Каптерев карады.

Белгечләргә Әдилә Рәхимованың «Беренче йола» тулы метражлы документаль фильмы, кыска метражлы документаль фильмнардан Фәрит Дәүләтшинның «Галия», Марианна Герасимова һәм Игорь Нечаевларның «Молодые композиторы Татарстана», Айдар Гайнуллинның «Жили-были три брата» фильмнары тулысынча тәкъдим ителде. Алар арасыннан бары тик Айдар Гайнуллин фильмы гына нигездә уңай бәяләнде.

Нәсүр Юрушбаевның «Беренче басма татар китабы» фильмы татарча эшләнгән булу сәбәпле, русча субтитрлар кую соралды. Альберт Шакировның «Откремля!», Илдар Ягъфаровның «Әлифба» фильмнары әлегә тизерлар форматында гына күрсәтелде.

Марсель Мәхмүтовның Каюм Насыйри әкиятләре буенча төшереләчәк «Байдек» фильмын тизер форматында Альберт Шакиров тәкъдим итте. Съемкалар көзгә планлаштырылган.

Розалин Каримов балалар белән эшләгән «Су анасы и Юха» анимацион фильмын күрсәтте. Бу барлык фильмнар арасында уңай бәя алган аз санлы фильмнарның берсе иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot