news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният министрлыгы муниципаль районнар арасында мәдәни бәйге игълан итә

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы муниципаль берәмлекләр арасында бәйге игълан итә.

«Без Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният көннәрен үткәрү традициясен яңартабыз», диде мәдәният министры Ирада Əюпова ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта. Министр билгеләп үткәнчә, конкурс районнарның мәдәни потенциалын республика югарылыгында күрсәтергә ярдәм итәчәк.

31 марттан 30 сентябрьгә кадәр Казанның төрле мәйданчыкларында муниципаль берәмлекләр чыгыш ясаячак.

Җиңүче муниципаль районга 3 млн сумлык грант тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot