news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышы Раил Садриев монологы белән башланды

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриевның монологы белән башланып китте. Ул өстенлекле юнәлешләрне билгеләп максатка бару кирәклеге, кече ватан мәдәнияте, Россиянең якты киләчәге турында монолог сөйләде.

Коллегия утырышы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Казан Экспо» залында уза. 
Республикада мәдәни ел йомгакларына багышланган докладны мәдәният министры Ирада Əюпова ясый.
Ул 2022 елның зур вакыйгалары буларак Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтүне һәм Россия халыкларының мәдәни мирас елын искә алды.

Коллегиядә чакырылган кунаклардан Мәскәү Хөкүмәте министры, Мәскәү шәһәренең мәдәният департаменты җитәкчәсе Александр Кибовский, «Роскультцентр» директоры Марина Абрамова, Россия мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев һ.б. чыгышы көтелә.

«Инвожо» халык удмурт фольклор ансамбле хормейстеры Владимир Əхмәтов һәм Əтнә дәүләт театры директоры Ленур Зәйнуллин чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot