news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният министрлыгы: Истәлек ташы Җәмигъ мәчетенә төзелеш беткәч кире кайтарылачак

Җәмигъ мәчетенә истәлек ташы дини корылманы төзеп бетергәннән соң кайтарылачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

20 май көнне Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Казанның Җәмигъ мәчете төзелеше башлану хөрмәтенә истәлек билгесе куелды. Ташка гарәп, татар, рус һәм инглиз телләрендә «Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу хөрмәтенә Җәмигъ мәчетен төзү уңаеннан» дип язылган.

Төзелеш вакытына истәлек ташы күчерелеп тора.

Җәмигъ мәчете элеккеге «Кырлай» аттракционнар паркы территориясендә төзеләчәк, ул 10 меңгә якын кешене кабул итә алачак. Хәзерге вакытта булачак мәчет эскизына конкурс үткәрелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җәмигъ мәчете төзелеше татар тарихындагы үзгәреш вакытын аңлатуын берничә тапкыр әйтеп узган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot