news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министрлыгы Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган сайт булдырачак

ТР Мәдәният министрлыгы Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган портал әзерли. Сайтта дин тарихы, хәләл туклану, сәүдә итү, китап бастыру, мәгариф турында мәгълүмат һәм башка кызыклы фактлар урын алачак, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

«Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы турындагы мәгълүмати портал ислам кабул итү тарихы, татар халкы мәдәнияты белән танышу һәм традицион мөселман кыйммәтләрен пропагандалау максатларыннан чыгып эшләнә», – дип аңлаттылар министрлыкта.

Мәгълүмат берничә бүлеккә бүленәчәк һәм даими яңартылып торачак. Төп бүлек – ислам тарихына, калганнары халыкара хезмәттәшлек, Россиядә ислам белеменә һәм мөселман инфраструктурасына багышланачак.

Мәдәният министрлыгы белдерүенчә, алар булачак порталны тутыру тәкъдимнәре өчен ачык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100