news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният министрлыгы иң яхшы яңа ел чарасы өчен тавыш бирүдә катнашучыларны бүләкләде

Татарстан Мәдәният министрлыгы иң яхшы Яңа ел чарасы өчен тавыш бирүдә катнашкан 26 мең кеше арасыннан өч җиңүчене сайлап алды. Аларның гаиләләре активлык күрсәткән өчен үзләре теләгән теләсә нинди мәдәни чарага билет белән бүләкләнә.

Быелгы Яңа ел каникуллары төгәлләнгәч, ведомство 9 гыйнварда республикада яшәүчеләр арасында иң яхшы яңа ел чарасы өчен ачык виртуаль тавыш бирү игълан иткән иде. Революциягә кадәрге стиль буенча билгеләп үтелә торган Яңа ел алдыннан очраклы саннар генераторы ярдәмендә өч җиңүче билгеләнде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Оксана Романова.

Татарстан Мәдәният министрлыгының Яшел залында тавыш бирүдә җиңүче гаиләләр өчен чәй мәҗлесе оештырыла. Аларга ведомство карамагындагы учреждениеләрендә уза торган теләсә кайсы чараны сайлап алу мөмкинлеге бирелә, - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Иң яхшы яңа ел чарасы өчен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Казан яшь тамашачы театрының узган театр сезоны премьерасы - «Книга силы» спектакль-мюзиклы (47 процент тавыш) беренче урынны алды. Икенче урында – Татарстан Милли музеенда узган яңа ел чаралары сериясе (43 процент). «Кукмара итекләре» Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе 7 процент тавыш җыйды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot