news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният министрлыгы Бакый Урманче исемендәге премия лауреатларын игълан итте

23 февральдә татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, скульптор, график, педагог, ТАССР, РСФСР халык рәссамы, РСФСР атказанган рәссамы Бакый Урманче (Урманче Габделбакый Идрис улы) тууга 128 ел тулу билгеләп үтелә.

Күренекле сәнгать эшлеклесенең туган көнендә ТР Мәдәният министрлыгы 2024-2025 елларда рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендәге Бакый Урманче исемендәге премиягә дәгъва кылучылар арасында республика конкурсы лауреатларын игълан итә:

«Графика» номинациясе:

  • Маврина Регина Леонидовна;
  • Исмәгыйлева Гөлназ Илдаровна.

«Декоратив сәнгать» номинациясе:

  • Латыйпов Хәмит Нәҗипович.

«Сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть, сәнгать белеме» номинациясе:

  • Саттарова Лилия Илевна;
  • Хисамова Динә Диасовна.

Жюрига карауга барлыгы 22 гариза тапшырылган: «Рәсем сәнгате» номинациясендә 7 гариза, «Графика» номинациясендә 4 гариза, «Скульптура» – 4 гариза, «Декоратив сәнгать» – 4 гариза, «Сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть, сәнгать белеме» – 3 гариза.

Быел Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендәге Бакый Урманче исемендәге премиясенә дәгъва кылучылар арасында республика конкурсы комиссиясе «Рәсем сәнгате» һәм «Скульптура» номинацияләрендә номинантлар сайламаска булды.

Конкурсның максаты – заманча сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә мәдәният эшлеклеләренә ярдәм итү һәм аларны стимуллаштыру, милли сәнгатькә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Конкурста катнашучыларның эшләре күргәзмәсен 28 февральгә кадәр карарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot