Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан дәүләт мәдәният институты 55 еллыгын хәйрия концерты белән билгеләп үтте
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Казан дәүләт мәдәният институтының 55 еллыгына багышланган концерт уза. «Үз эшләребез белән Ватанны данлыйбыз» дип исемләнгән хәйрия концертыннан җыелган акчалар махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә җибәреләчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева юбилей концертының Ватан Геройлары көнендә узуын ассызыклады, уку йортын котлады.
«Россия һәм Татарстан үз геройлары, Ватан, тынычлык өчен гомерләрен бирүчеләр белән горурлана. Бүген дә Татарстан геройлары алгы сызыкта. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан ата-бабайларның традициясен дәвам итә. Без ветераннарыбыз белән дә горурланабыз», – дип сөйләде ул һәм студентларга, укытучыларга теләкләрен җиткерде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов институтта эшләүчеләрне мәдәни тормышны әйдәп баручылар дип атады.
«Сез мәдәниятебезнең киләчәге өчен нык терәгебез. Бик көчле педагогик коллектив тупланган. Киләчәктә дә матур зур гаилә булып, илне-көнне сөендереп яшик», – диде ул.
Казан танк училищесы башлыгы Виталий Герасимов мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә иҗади уңышлар теләде, бәйрәм белән котлады.
Институт ректоры Роза Әхмәдиева коллективка рәхмәт сүзләрен әйтте
«5 ел элек бу сәхнәдә 50 еллыкны билгеләп үткән идек. Бүгенге көндә зур проектларны алып барабыз, безнең студентлар чил ил мәйданнарында да билгеле. Без 55 ел Ватанга хезмәт итәбез. Бүген безнең геройларыбыз алдынгы сызыкта. Безнем максат аларга ярдәм күрсәтү», – диде ул.
Концертта татар эстрадасының танылган артистлары, Казан дәүләт мәдәният институтының иҗат коллективлары, “Безнең заман” фестивале гран-при ияләре, Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов һәм Венера Ганиева катнаша.
Мәдәният институты «Үз эшләребез белән Ватанны данлыйбыз» хәйрия концертын былтыр «Пирамида» концертлар залында үткәргән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз