Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында биш елда Татарстан 6 млрд сумнан артык акча алды
Соңгы биш елда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Татарстан 6 млрд сумнан артык акча алды. Бу хакта бүген «Идел» экспертлар клубы утырышында республика мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.
Шул исәптән бу акчага республикада яңа театрлар һәм мәдәният объектлары төзелде, музей, китапханә һәм башка учреждениеләр инфраструктурасы яңартылды. Мәдәният өлкәсе базарының гомуми күләме 2023 елның унбер аенда 6,4 млрд сумга якынлашты, шулардан 2,6 млрд — дәүләт учреждениеләре хисабына.
Әюпова шулай ук билгеләп үткәнчә, илкүләм проектта кеше роленә игътибар бирелә, чөнки мәдәниятнең киләчәге — әлеге тармакта хезмәт куючы кешеләрдә.
«Миңа калса, илкүләм проект белән тормышка ашырыла торган иң мөһим юнәлеш — җәмгыятьләрне берләштерү. Монда кадрларны яңадан әзерләүнең көчле программасы гамәлгә куела, волонтерлык үсеш ала, кечкенә мәдәният оешмалары эшчәнлеге стимуллаштырыла, җирле мәдәният эшлеклеләренә ярдәм бара. Бу минем өчен [башкалардан] мөһимрәк. Ышаныгыз, әгәр сез бик матур бина төзеп тә, анда күңеле белән янып торган кеше булмаса, бернәрсә дә килеп чыкмаячак», — дип ассызыклады Әюпова.
Министр сүзләренчә, бүгенге көндә күзәтелә торган төп тенденцияләрнең берсе — гражданнардан мөрәҗәгатьләр саны арту.
«Ни өчен театрга билет сатып алу мөмкин түгел, дип сорыйлар. Без оешмаларның хисапларын кабул итәбез, алар инде бу чараны агымга куйды. Елына 300-400 чара биргән театрларда 700 чарага кадәр җитә, әмма кешеләр барыбер бара, аларга ул кирәк. Гаиләләр балалары белән, мәктәп укучылары «Пушкин картасы» белән килә. Соңгы елларда тармакта булган вакыйгаларга бу иң зур бәя», — дип билгеләп үтте Әюпова.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз