news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мәдәни кодны эзләгәндә» проектын Казанда гамәлгә ашырырга ниятлиләр

«Мәдәни кодны эзләгәндә» проектын Казанда гамәлгә ашырырга ниятлиләр
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Ватан Геройлары» яшьләр тарихи форумы хәзерге вакытта Санкт-Петербургта гамәлгә ашырыла торган «Мәдәни кодны эзләгәндә» проектын Мәскәү һәм Казанга таратырга ниятли. Форумны оештыручы һәм аның җитәкчесе, 19 яшьлек Владислав Курбатов шулай дип белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

«Проектны Казанда да гамәлгә ашырырга ниятлибез, анда 2024 елның ноябрендә күчмә сессия уздырган идек. Бу юнәлештә эшлибез, быел гамәлгә ашыра башларбыз дип уйлыйм», - дип искәртте активист.

Параллель рәвештә проектны Мәскәүдә гамәлгә ашыру буенча да эш алып барыла. «Иң мөһиме, мәктәп укучылары үз шәһәрләрен яңа яктан белә. Бу - проектның төп бурычы», - дип аңлатты ул.

Курбатов фикеренчә, инициативаны киңәйтү өчен, беренче чиратта, экскурсияләр оештырырга әзер булган волонтерлар кирәк, чөнки аның карашынча, «спикерлар һәм истәлекле урыннар белән проблемалар юк: барлык шәһәрләр дә архитектурага һәм профессионалларга бай».

Биредә инженерлар, тарихчылар, икътисадчылар, юристлар – урынның мәдәни кодын формалаштыручы һәркем турында сүз бара. «Минемчә, мондый франшиза бөтен җирдә дә эшли ала, чөнки ул аңлаешлы», – ди Курбатов.

news_right_1
news_right_2
news_bot