Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
^Мадагаскар делегациясенең визиты ике республика арасында хезмәттәшлекне җайга салырга ярдәм итәчәк
^Мадагаскар делегациясенең визиты ике республика арасында хезмәттәшлекне җайга салырга ярдәм итәчәк
(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген Татарстан парламентында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мадагаскар парламентының Сенат Рәисе Ракутумахару Радземисон җитәкчелегендәге Мадагаскар Республикасы делегациясе белән очрашты.
Чит ил делегациясе ягыннан очрашуда Мадагаскар Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Элуа Альфонс Максим Дуву, Сенатның административ, финанс һәм кадрлар мәсьәләләре буенча квесторы Констанс Радзафимили, Сенат Рәисе кабинеты директоры Андрианирин Ратсаразака-Ратсимандреси һәм башка рәсми кешеләр катнашты. РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы ягыннан очрашуда Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе урынбасары, Татарстан парламентының экс-рәисе Василий Лихачев, безнең республика ягыннан – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Президентының Халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов, ТР Дәүләт Советының Закончалык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе Җәмил Яһүдин, РФ Чит ил эшләре министрлыгының Казандагы вәкиле Хәйдәр Галиев һәм башкалар катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин чит ил кунакларына безнең республика икътисады, сәнәгатьнең әйдәп баручы өлкәләре, дәүләт хакимияте структурасы һәм Татарстан җитәкчелегенең сәяси векторы үсешендәге өстенлекләр хакында сөйләде. “Безнең республикада төрле конфессия вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләр толерантлык һәм үзара килешүчәнлек принцибында тормышка ашырылуы хакында горурланып әйтә алабыз”, - дип ассызыклады ул. Татарстан парламенты башлыгы Мадагаскар делегациясенең бүгенге визиты ике республика арасында хезмәттәшлекне җайга салырга ярдәм итәчәгенә өмет белдерде. “Моннан тыш, Мадагаскарның утрау дәүләте икәнлеген исәпкә алсак, безнең судно төзүчеләр продукциясенә кызыксыну уятачагына өметләнәм”, - дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин.
Мадагаскар Парламенты Сенаты Рәисе Радземисон әфәнде кабул итә торган як вәкилләрен Казанның 1000 еллыгы белән котлады. “Әлеге вакыйга Татарстан өчен генә түгел, ә барлык дөнья өчен мөһим, чөнки мондый борынгы тарихлы шәһәрләр алай ук күп түгел”, дип билгеләп үтте ул. Мадагаскар икътисадының төп юнәлешләре турында сөйләп, Сенат Рәисе очрашу барышында алынган мәгълүматлар Татарстан белән Мадагаскар арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү хакында хөкем итәргә мөмкинлек тудырачагын ассызыклады. Илдәге сәяси хәлне бәяләп, ул Мадагаскар үзенең эчке сәясәтендә хакимиятне үзәкләштерү принцибында торуын билгеләп үтте. Вәкаләтләрне югарыдан регионнар һәм аларга керүче коммуналар дәрәҗәсенә тапшыру аларның мөстәкыйльлеген күбрәк үстерергә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады Сенат башлыгы. Бүгенге очрашу, мөгаен, Татарстан Республикасы белән Мадагаскар регионнарының берсе арасында хезмәттәшлек урнаштыруның башы булыр, диде ул.

Очрашу азагында Фәрит Мөхәммәтшин чит ил кунакларын 26 июньдә билгеләнеп үтеләчәк Мадагаскар бәйсезлеге көне белән котлады.
Мадагаскар делегациясе “КамАЗ” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ вәкиллекләрендә, Биектау районының “Урак һәм чүкеч” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз